Үзем турында
Мин, Габдинова Зилә Әфтах кызы, Башкортстанның Бакалы районы Катай авылында туганмын. Химия укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгән әтиемнең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайладым. Башкорт Дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Уфа гимназиясендә укыттым, аннары язмыш мәркәзебез Казан белән бәйләде.
Ярты гасырга якын гомернең 30 елы педагогик хезмәткә багышланган. Мин дә бүген табыш-осталыкларымны барлыйм, алар еллар буена, тәҗрибә туплап, ялгышларны төзәтә-төзәтә, бөртекләп җыелалар икән.
Йөзләгән укучыларым миңа ихлас күңелдән рәхмәт әйтә, иң изге теләкләрен тели икән, мин бәхетле. Әгәр миңа укучыларым җылы караш, олы ихтирам белән киләләр икән, димәк, мин аларда әхлак кагыйдәләренә тугрылык тәрбияли алганмын.
Бу – минем хезмәт җимешем. Ә бүген кичә генә утырткан яшь үсентеләргә су сибәсе, тәрбия бирәсе. Аларны да тормыш җилләренә бирешмичә, нык булырлык, чыдам, кабатланмас шәхес итеп үстерәсем бар.